Санкт-Петербургта татар-төрек рәссамы Айгөл Окутанның шәхси күргәзмәсе ачыла
29 гыйнвар көнне Санкт-Петербург дәүләт сәнәгать технологияләре һәм дизайн университеты Югары технология һәм энергетика мәктәбенең сәнгать күргәзмәсе үзәгендә «Рус рәссамы күзлегеннән - Төркия» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда авторның якынча 30 картинасы тәкъдим ителә.
Гомеренең 18 елын Төркиядә үткәргән Айгөл Окутан әлеге күргәзмәдә төрек иленең мәдәни-тарихи төрлелеген күрсәтергә җыена. Шуңа күрә ул шәхси күргәзмәсен «Хәзерге Төркиядән борынгы Месопотамиягә кадәр: тарих һәм мәдәниятләр берләшкән урын» дип атаган.