Сарманның «Дуслык» фольклор ансамбле быел 10 еллык иҗат эшчәнлеген билгеләп үтәчәк
Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дәваланучы, ял итүче өлкәннәребезне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге Җәлил мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Дуслык» фольклор ансамбле зур концерт программасы белән шатландырды. Бу хакта «Сарман» сайты хәбәр итә.
Талантларга бай булган иҗат коллективы тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек матур җырларын, шаян такмакларын, дәртле биюләрен, шигъри тәлгәшләрен бүләк итте.