Проблема тиз арада хәл ителсен өчен кая язарга? ТР Цифрлаштыру министрлыгы киңәшләре
«Халык контроле» аша нәрсәгә зарланалар?
«Халык контроле» Татарстан дәүләт мәгълүмат системасы республика халкына мөрәҗәгать итү өчен кирәкле платформа булып кала бирә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов.
2025 ел нәтиҗәләре буенча система аша 89,2 мең мөрәҗәгать бирелгән, шуларның 77 проценты (68,9 мең) хәл ителгән. Чагыштыру өчен: 2024 елда гаризалар күбрәк булган – 97,9 мең, шуларның 78 проценты уңай тәмамланган.