Белгечләр гаджетларның гомерен ничек озайтырга икәнен аңлатты
Гаджетларның гомерен катлаулы булмаган даими гамәлләр ярдәмендә озайтырга мөмкин. Бу хакта «Мегафон» белгечләре, мобиль җиһазлар буенча менеджер Антон Вишневский һәм портатив техника буенча менеджер Алексей Лелеков сөйләде, дип хәбәр итә RT.
Аерым алганда, смартфоннар һәм ноутбукларны вакыт-вакыт микрофибрадан ясалган йомшак тастымал белән сөртергә, экранга, корпуска һәм тоташтыргычлар тирәсендәге зоналарга игътибар итәргә кирәк.
Өслекне саклап калу өчен, көнкүреш химиясен һәм абразив чараларны...