Төмәннең Акъяр авылы халкы махсус операциядәгеләргә ярдәм әзерли
«Зур Акъяр авылы мәдәният йорты, шул ук бинада Акъяр китапханәсе... Атнасына биш көн мөлаем апалар, эшкә йөргән кебек, бер көн дә калмый, шунда йөриләр. Алар инде бертуганнар кебек булып калганнар. Араларында чынлап бертуганнар да бар: Разия һәм Мәрзия Нигъмәтулла кызлары, Гөлнар һәм Алсу Нәкыйп кызлары, шулай ук Фирдания Насыйбуллина һәм Гыйльминур Алимбаева, Суфия Җәгъфәрова, Мәйсәрә Соловьёва, Сәкинә Мадъярова, Алсу Тимергалеева.
Бу апалар белән китапханә мөдире Розалия Кәримова җитәкчелек итә.