Түбән Кама махсус операциядәгеләр өчен 45 тонна гуманитар ярдәм җибәрде
Түбән Кама махсус хәрби операциядә катнашучыларга быел беренче гуманитар ярдәм партиясен җибәрде. Йөкнең гомуми күләме 45 тоннага якын булган, ике фура һәм ике «Газель» юлга чыккан. Чагыштыру өчен: бер ел элек 22 тонна җибәргәннәр.
Гуманитар йөк составына дүрт УАЗ, «Нива», тагылмалы җиңел автомобиль, шулай ук төзелеш материаллары, инструментлар, җылыткычлар, шиналар, генераторлар, маскировка челтәрләре, көнкүреш кирәк-яраклары өчен әйберләр һәм хәрбиләрнең туганнарыннан һәм якыннарыннан посылкалары кергән.