Казанда узган елда 390 меңнән артык кеше диспансеризация үткән
Узган елда Казанда 390 мең 377 кеше диспансеризация үткән. Бу 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31,3 процентка күбрәк. Медицина тикшерүе үткән гражданнарның иң күп саны 40 яшьтән 54 яшькә кадәрге, шулай ук 64 яшьтән 74 яшькә кадәрге яшь төркемнәрендә булган. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе.
162 мең 874 кеше репродуктив сәламәтлеген тикшерү өчен диспансеризация узган. 107 мең 50 пациент профилактик тикшерүләр үткән.