Автобазар-2026: бәяләр үсә, сатулар кими – белгечләр нәрсә фаразлый?
«Базарның кимүе тармактагы катлаулы вазгыятьне чагылдыра»
2025 елда Россиядә 1,349 млн яңа җиңел һәм җиңел коммерция автомобильләре сатылган. Альтернатив сатуларны исәпкә алсак, базар 1,367 млн машина тәшкил иткән – бу үткән ел белән чагыштырганда 17 процентка кимрәк, диелә Европа бизнесы ассоциациясенең (АЕБ) автоҗитештерүчеләр комитеты мәгълүматларында.
«Узган ел тискәре саннар белән тәмамланды. Базарның сизелерлек кимүе тармактагы катлаулы вазгыятьне чагылдыра, моңа санкция чикләүләре рәвешендәге тышкы басым да...