Быел Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры өч мөһим датаны берләштерәчәк
12-14 февраль көннәрендә Чаллы шәһәренең Боз сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узачак. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.
Чаллы шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирга бөтен илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Шәһәр данын «Витязь» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаячак.