Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н чыгарды
Изге Рамазан ае алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Рамазан көндәлеге»н тәкъдим итә. Бу уникаль көндәлек Рамазан чорында вакытны дөрес бүләргә, көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итү белән бергә, гыйбадәткә игътибарны арттырырга ярдәм итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бишенче ел рәттән «Рамазан көндәлеге» популяр булып кала, һәм бу гаҗәп тә түгел – ул фарыз һәм нәфел гыйбадәтләрне генә түгел, ә көндәлек бурычлар турында да онытмаска ярдәм итә.