Ульяновскиның «Өмет» газетасы: Геройларыбыз белән горурланабыз!
Ульяновскиның «Өмет» газетасында Мәрьям Хәйбуллованың «Геройларыбыз белән горурланабыз!» дигән язмасы чыкты.
«Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче мөселман кардәшләребезнең әниләрен, гаиләләрен чакырып, һәрдаим мәҗлесләр уздыра, хәлләрен белешә, озак хәбәр килмәгәннәргә дә юату сүзләре таба.
Ватан геройлары көне уңаеннан да мәчетебездә җыелыш узды. Анда 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар, аларның әниләре...