Фатих Әмирхан – татар дөньясы әйдаманы: Тукай әдәби музеенда әдипнең күргәзмәсе ачылды
Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның 140 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмә ике ай эшләячәк.
- Күргәзмәдә Татарстан Милли музее фондында Фатих Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала. Аеруча кадерле ядкярләр арасында әдипнең шәхси әйберләре – эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары...