Трампның "Кызыл сызыгы". АКШ баш күтәргән ираннарга ярдәм итәрме?
Иранда хакимияттәге клерикаль режимга каршы барган хәзерге протестлар моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә иреште. Хакимият исә аларга тагын да кырысрак репрессияләр белән җавап бирә. Илнең 86 яшьлек югары рухание аятулла Али Хаменеи һәм аның тирәдәгеләр барган вакыйгаларда Ислам республикасы һәм үзләренең шәхси тормышларының яшәешенә турыдан-туры янау күрә, шуңа күрә тупас көч куллануга мөрәҗәгать итә.
Аятуллаларның 47 еллык хакимиятеннән соң, күренеп тора ки ил халкының күпчелеге хакимият аларны алдады дигән нәтиҗәгә килгән.