Азнакайда иң яхшы укытучылар һәм тәрбиячеләр билгеләнде
Азнакайда «Ел укытучысы» һәм «Ел тәрбиячесе» республика бәйгеләренең муниципаль турына нәтиҗә ясалды. Бу хакта «Азнакай» газетасы хәбәр итте.
Педагогларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, белем һәм тәрбия бирүнең заманча педагогик алымнарын ачыклау максаты белән үткәрелә торган әлеге бәйге сигез мәйданчыкта узган. Анда 50 педагог осталыгын сынап караган.
Бүген «Тау» яшьләр үзәгендә район күләмендә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләрне бүләкләү тантанасы узган. Иң...