Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Тренажер залларында ярымшәрә спортчы кызларга карау – гөнаһ»
«Пәйгамбәр с.г.в. һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен хуплаган»
Рөстәм хәзрәт, ислам спортка ничек карый?
Мине спортның модага әйләнүе бик шатландыра. Кайчак урамнан барганда һәм кайбер яшь кызларның тәмәке (кемдер электрон, кемдер гадиен) тартуларын күрәсең. Шуңа күрә яшьләр арасында спортның, сәламәт яшәү рәвешенең популярлашуы, әлбәттә, бик матур күренеш.
Безнең яраткан Пәйгамбәребез (саләллаху галәйһи вә сәлләм) һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен хуплаган. Ул үзе дә хәрәкәттә булган...