«Апуш» балалар театр студиясе Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан яңа спектакль куя
«Апуш» татар балалар театр студиясенең «Московский» мәдәният үзәгендә шөгыльләнүче төркеме бөек шагыйребез Габдулла Тукай тууына 140 ел булу уңаеннан «Тукай. Ярлыкагыл» дип исемләнгән спектакль тәкъдим итә. Премьера 20 гыйнвар көнне 18:00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге психологик драманы Г.Тукайның «Исемдә калганнар» әсәренә нигезләнеп, язучы Гөлүсә Батталова иҗат иткән. Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер ...