Татарстанда хайваннар һәм кошларны кышкы исәпкә алу башланды
Бүген, 15 гыйнварда, Татарстанда аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре, аучылар, җәмәгать инспекторлары хайваннарны кышкы исәпкә алуга кереште. Бу хакта ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 1,5 меңгә якын маршрут билгеләнгән. Аларның нәтиҗәләре буенча имезүчеләрнең һәм кошларның 19 төре саны билгеләнәчәк. Исәпкә алу эшләре 15 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Исәпкә алына торган төрләр исемлегендә поши, кыр кәҗәсе, кабан, болан, бүре, төлке, куян, тиен һәм башкалар бар.