2026 елда Үзәк сайлау комиссиясенең төп эше Дәүләт Думасына сайлауларны оештыру булачак
2026 елда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе эшчәнлегендә иң мөһим эш IX чакырылыш Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауны югары дәрәҗәдә оештыруны тәэмин итү булачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең яңа елдагы беренче 117 нче утырышында Комиссия рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
«Тынычлык, профессиональлек, коллектив эшкә омтылу – безнең хезмәткәрләрнең бу сыйфатлары сайлау алды чорында аеруча мөһим булачак», – дип белдерә ТР Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.
Кондратьев Дәүләт...