Ләбиб Лерон Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсе турында: Фотоларда – затлы мизгелләр
Ветеран-журналист Рөстәм Нәбиуллинның фотокүргәзмәсен Лениногорск районына да алып кайтып күрсәтергә телиләр. Бу турыда фотокүргәзмә ачылышында «Мәдәни җомга» газетасы һәм «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон әйтте.
«Рөстәм Нәбиуллин Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан. Аллаһ насыйп итсә, бу фотосурәтләрне Лениногорск районына алып кайтырга хыялланабыз», – диде ул.
Күргәзмәне «Безнең мирас» журналы «Татмедиа» белән берлектә оештырды. «Моннан 10 ел элек Рөстәм абый белән очрашканда: «Миндә тарихи фотолар бар.