Феликс Якупов: Гармун – гади музыка коралы гына түгел, күбрәк мәгънәгә ия
«Гармунны саклап тотсаң – ватылмый. Ә еш кулланышта булса – «телләр»е яки, гади итеп әйткәндә, уйнаган сыбызгылары сына. Гадәттә, алар җиз чыбыктан, кайвакыт көмештән эретеп ясала. Эше күп аның, нык вак элементлар белән эшләргә кирәк. Бик тыныч булу кирәк. Гармуннарны көйләгәндә, хәтта, хатыным Эльмира да борчымый тора. Иске гармуннарны күп китерәләр, иске инструментны «гасыр тузаны» дип атыйм.
Гармунны әйбәт кенә саклаганда, 20 еллап тора ала. Гармун тавышы – һәркайсыныкы үзенчә, ләкин...