«Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты Татарстанның 1,5 мең китапханәсен берләштергән
8 гыйнварда Татарстанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» масштаблы республика проекты башланып китте. Гыйнвардан алып юбилей елы азагына кадәр республиканың 1,5 мең китапханәсендә һәр пәнҗешәмбе ачык очрашулар уза. Анда теләге булган һәркем Тукайның шигъри мирасы белән таныша ала. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгында искәрттеләр.
Проектта катнашучылар әсәрләрне татар һәм рус телләрендә укый һәм фикер алыша.
Укулар «Туган тел» шигыре белән башланып китте.