Икътисадчы: 10 бала анасы бер көн дә эшләмичә иминият пенсиясен алырга хокуклы
10 бала тапкан һәм шул ук санда 1,5 елга бала карау буенча ялга киткән хатын-кызлар, гомерләрендә бер көн дә эшләмичә, картлык буенча иминият пенсиясен алырга хокуклы. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, гамәлдәге законнар нигезендә картлык буенча иминият пенсиясе бер үк вакытта өч шарт үтәлгәндә билгеләнә: гомумбилгеләнгән пенсия яшенә җитү, кимендә 30 индивидуаль пенсия коэффициенты булу һәм 15 ел иминият стажы.