Татарстанда күп балалы аналарның пенсия күләмен арттыру мөмкинлеге бар
2026 елда Татарстаннан күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү хисабына арттыра ала. Моны ничек эшләргә – «Татар-информ» материалында.
Бала карау буенча 1,5 яшькә кадәрге ялда булу вакыты иминият пенсиясен формалаштырганда исәпкә алына. Димәк, бу чор иминият стажына бара, шулай ук аның өчен пенсия баллары исәпләнә. Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен алу өчен кимендә 15 ел стаж һәм 30 пенсия баллы кирәк.
Әмма узган елга кадәр чикләү гамәлдә булган, аның нигезендә пенсияләрне...