Артистлар көнендә актриса Рәшидә Җиһаншина истәлегенә мемориаль такта ачыла
2026 елның 17 гыйнварында 11.00 сәгатьтә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты бинасы янында 1971-1988 елларда Бөтенроссия театр җәмгыятенең татар бүлеген җитәкләгән актриса, драматург, җәмәгать эшлеклесе, РСФСР һәм ТАССР халык артисты Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Мемориаль такта ачылу Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлегенең 150 еллыгын бәйрәм итү һәм күренекле мәдәният...