Миңнеханов «Профессионаллар», «Абилимпикс»та катнашучыларны Татарстан горурлыгы дип атады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында, шулай ук «Архипелаг» пилотсыз системалары буенча илкүләм ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны котлады. Үзенең MAX каналында ул әлеге турнирларда катнашучыларның республика горурлыгы булуын һәм, Татарстанны бөтенроссия дәрәҗәсендә данлап, үз эшләренә тугрылыклы булулары белән елдан-ел югары нәтиҗәләргә ирешүләрен билгеләп үтте.
«Сез – республиканың чын горурлыгы! Үзегезнең үҗәтлегегез, сәләтегез һәм эшкә бирелгәнлегегез белән Татарстанны данлап...