Казан каймасы мәдәни мирас объектлары реестрына кертелде
Казан каймасы - Кайбыч муниципаль районында урнашкан саклану корылмалары комплексы - мәдәни мирас объектлары реестрына кертелде. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кайма 1941-1942 елларда Казанны саклау өчен төзелгән.
Казан каймасының озынлыгы 331 чакрым тәшкил иткән. Ул танкка каршы чокырлар, дзотлар, землянкалар һәм башка инженерлык корылмалары системасыннан гыйбарәт булган. Кайманы төзүдә республикада яшәүче дистәләгән мең кеше (нигездә...