Марат Сафиуллин: Артига - сыйфатлы белгеч
«Рубин» футбол клубы идарәсе президенты Марат Сафиуллин яңа баш тренер Франк Артиганың билгеләнүен шәрехләде.
«Франк Артига – ул Россиядә эш тәҗрибәсе булган сыйфатлы белгеч. Аның командалары тамашачыларны һәм җанатарларны мавыктыргыч уеннары белән җәлеп итә. «Рубин» футбол клубы яңа тренер белән команданың өй стадионына тагын да күбрәк җанатарлар җәлеп итү өметен тудыра. Франк озак вакыт «Барселона» академиясендә балалар һәм яшүсмерләр командалары белән эшләгән, дөнья футболының күп кенә йолдызларын тәрбияләгән...