Әлмәттә «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде
Әлмәтнең Полевая урамында «Полянка» балалар бакчасын төзү эшләре төгәлләнде. Социаль әһәмиятле проект Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм нефтьчеләр ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
Гомуми мәйданы 4,2 мең квадрат метр булган өч катлы яңа балалар бакчасы 164 урынга исәпләнгән. Бина заманча стандартлар буенча проектланган һәм, ясле төркемнәрен дә кертеп, тулы көнлек сигез төркем эшен күздә тота.
Бинада педагоглар өчен методик кабинет, музыка һәм спорт заллары, азык-төлек һәм медицина блоклары...