Татарстанда явым-төшем туктый һәм суыта башлый
Бүген, 14 гыйнварда, Татарстанда температура фоны түбәнәя башлый. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә яуган кардан, урыны белән бураннан соң көндез явым-төшем көтелми.
Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә җил исә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга (Казанда 13 метрга) кадәр көчәя. Юлларда бозлавык саклана.
Төнлә һава температурасы -7..-12 градус...