Казанда штрафларны кире кайтару өчен онлайн гаризалар бирү буенча цифрлы хезмәт эшли
Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе үзенең рәсми сайтында артык түләнгән штрафларны кире кайтару өчен онлайн рәвештә гариза тапшыру мөмкинлеге бирә торган цифрлы хезмәтне эшләтеп җибәрде. Яңа хезмәт шәһәр халкына, инспекциягә шәхсән килеп йөрмичә, акчаларны тиз һәм уңайлы кайтару мөмкинлеге бирә. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гариза тапшыру өчен KZN.RU порталында Административ-техник инспекция идарәсенең рәсми сайтына...