Светлана Ромашина синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры булды
РФ Спорт министрлыгы синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры вазифасына җиде тапкыр олимпия чемпионы һәм 21 тапкыр дөнья чемпионы Светлана Ромашинаны билгеләде. Команданың күпьеллык остазы Татьяна Покровская җыелма команда белән Россиянең су спорт төрләре федерациясе рәисе киңәшчесе ролендә эшен дәвам итәчәк.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе, РФнең атказанган тренеры Ольга Павлова бу карарны көтелгән дип атады.