Резидә Шәрәфиевага багышланган концертта: Бер анага ике баласын югалту – ул бик зур кайгы
Искә алу концертында җырчының хезмәттәшләре һәм дуслары аның турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар, чыгышларының видеоязмалары күрсәтелде. Озак еллар бергә эшләгән хезмәттәшләре — Равил Галиев, Бәширә Насыйрова, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Асаев, Рөстәм Закиров, Сиринә Зәйнетдинова, Фәридә–Алсу дуэты, Ләйсән Мәхмутова һәм башкалар Резидә Шәрәфиеваның популяр җырларын башкарды. Кичәне Алмаз Мирзаянов алып барды.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Ринат Закиров...