Добавить новость

Менделеевскида балалар коеда үлгәннән соң «Таткоммунэнерго» хезмәткәрләре тоткарланды

Менделеевск шәһәрендә ике бала һәлак булганнан соң «Таткоммунэнерго» компаниясенең ике хезмәткәрен кулга алганнар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, компания хезмәткәрләрен 7 гыйнварда ук кулга алганнар – икесен дә суд өй арестына җибәргән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 4 гыйнварда Менделеевскида ачык коеда 10 яшьлек ике малайның мәете табылган. Люксыз кое балалар шуа торган тау янында урнашкан булган. Балалар таудан шуганда коега төшеп киткән. Хезмәтләр тиешенчә күрсәтелмәү турында эш ачылган.

Губернаторы России



Заголовки
Заголовки
Moscow.media
Ria.city

Новости России




Rss.plus

Музыкальные новости


Новости тенниса







Новости спорта