Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык тематик чара узган
Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында төрле учреждениеләрдә 8 меңнән артык тематик чара узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
«Яңа ел чорында шәһәр һәм авыл учреждениеләрендә 8 меңнән артык чара узды. Бу массакүләм күңел ачулар да, театральләштерелгән тамашалар да, концертлар да, спорт ярышлары да, башка бик күп төрле чаралар да. Ачык һавадагы чаралар аеруча популяр булды», - дип сөйләде ул.
Чараларның күбесе «Күрше» фестивале кысаларында уздырылды.