Татарстаннан 7 меңгә якын бала кышкы каникул чорында лагерьләрдә ял иткән
Кышкы каникул чорында Татарстаннан 7 меңгә якын бала лагерьләрдә ял иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.
«2026 елгы кышкы каникул чоры сәламәтләндерү кампаниясе уңышлы тәмамланды. Аның йомгаклары нигезендә, бу чорда 7 меңгә якын бала һәм яшүсмер Татарстанның 22 муниципаль берәмлегендәге 76 сәламәтләндерү ял оешмасында һәм республикадан читтәге ике лагерьдә – Марий Элдагы «Илеть» балалар сәламәтләндерү лагере һәм Кырымдагы...