«Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итәләр
Россия Журналистлар берлеге мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау тармакларында гамәлдә булган инициативаларга охшаш «Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәбәр итте.
Соловьев сүзләренчә, район газеталары Россия журналистикасының нигезе булып кала, әмма бүген аларда хезмәткәрләр кытлыгы сизелә. Ул билгеләп үткәнчә, газеталар белән еш кына «бальзаков яшендәге» хатын-кызлар җитәкчелек итә, һәм алар пенсиягә китсә...