Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде
Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде. Ул гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк. Аны билгеләү турындагы указга Владимир Путин кул куйды.
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Дамир Сатретдинов шәхси составка яңа урынбасарын тәкъдим итте.
Үзенең һөнәри юлын Денис Дзьоник РФ Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург университетында башлаган, аннары Санкт-Петербургта...