Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренең функцияләрен үзгәртергә тәкъдим итәләр
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов мәктәпләрдә сыйныф җитәкчесе вазыйфасын үзгәртергә – аларга остаз статусын беркетергә һәм предмет йөкләнешеннән азат итәргә тәкъдим итте. Депутат РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм РФ Хезмәт министры Антон Котяковка тиешле мөрәҗәгатьләр юллады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге үзгәрешләр мәктәпнең тәрбияви потенциалын көчәйтү өчен кирәк, моннан тыш, алар мөмкин булган кризислы ситуацияләрне булдырмауда...