Татарстанда 2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 30 объект төзелә һәм ремонтлана
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда гомуми финанслау күләме 1,94 млрд сум булган 30 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.
«Гаиләгә ярдәм» федераль программасы буенча ике балалар бакчасы төзү каралган: Питрәч районының Көек авылында һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә.
Шулай ук алты балалар бакчасына капиталь ремонт ясалачак: Чаллыда – 10нчы «Нәни принц», Түбән Камада – 49нчы...