Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.
«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугат көне белән котлыйм!
Һөнәри бәйрәмегезнең тарихы мөһим вакыйгадан – 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә «Ведомости» газетасы чыга башлаган көннән башлап санала. Ил журналистикасының елъязмасы нәкъ менә шуннан башлана. Бүген сез...