Думада махсус операция катнашучыларына ярдәм итү турында яңа законнар каралачак
Дәүләт Думасы сишәмбе, 13 гыйнварда, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлтелгән ике закон проектын беренче укылышта карарга планлаштыра. Бу хакта Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте. Аның сүзләрен парламентның матбугат хезмәте китерә.
Закон проектларының берсе хәрби бурычлар үтәгәндә һәлак булган махсус операция катнашучыларының тормыш иптәшләренә югары уку йортларына бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына...