Мамадышта авылларны кышын юлларны чистарту техникасы белән тәэмин итү эшенә нәтиҗә ясалды
13 гыйнварда Мамадыш районында авыл җирлекләрен кышын юлларны чистарту өчен техника белән тәэмин итү инициативасы гамәлгә ашырыла башлауга төгәл бер ел тула. Бер ел элек район башлыгы Вадим Никитин карары белән 15 авыл территориясе юлларны кардан чистарту өчен отваллар белән тәэмин ителде. Шулай ук профессиональ механизаторлар штаты формалаштырылды. Бу җирлек башлыкларын махсус техника белән идарә итү бурычыннан азат итте.
Бер елда программа үзенең нәтиҗәлелеген хисапларда гына түгел, көндәлек практикада да исбатлады.