Рөстәм Миңнеханов Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләрен бүләкләде
Прокуратура хезмәткәрләре, зур йөкләнешкә карамастан, законлылыкны һәм гаделлекне тәэмин итә һәм югары профессиональлек күрсәтә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ прокуратура хезмәткәре көненә багышланган чарада белдерде. Аның сүзләрен ТР Рәисе матбугат хезмәте китерә.
Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм республика буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Тантана М.Җәлил исемендәге татар академия опера һәм балет театрында узды.
Чара Россия...