Юлай Низаев «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсында лауреат булды
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы хәбәрчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Юлай Низаев «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсында лауреат булды. Бәйгене ел саен Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм Россия Журналистлар берлеге үткәрә. Былтыр ул 30нчы мәртәбә узды.
«Интернет-басмаларда иң яхшы шәхси язмалар номинациясендә җиңү яуладым. «Россиянең икътисади яңарышы» конкурсын журналистлар даирәсендә әһәмиятле һәм актуаль бәйгеләрнең берсе дип саныйм.