Имам спортның кайсы төрләре сөннәт булып саналуын аңлатты
Мөхәммәд пәйгамбәр с.г.в. шәхсән үзе спорт белән шөгыльләнгән һәм башкаларны да моңа өндәгән. Бу хакта «Татар-информ» га биргән интервьюсында Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин сөйләде.
«Безнең яраткан Пәйгамбәребез с.г.в. һәрвакыт сәламәт яшәү рәвешен алга сөргән. Ул үзе дә спорт белән шөгыльләнгән», - диде Хәйруллин.
Имам Мөхәммәд пәйгамбәрнең дә көрәш белән шөгыльләнергә яратуын өстәде.
«Безнең пәйгамбәр көрәшне яраткан, һәм нәкъ менә көрәш сөннәт саналган.