Илдар Кыямов: Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләре буенча эшләгәндә, бөтен калебең белән елыйсың
«Сүземне ерактанрак – Мөхәммәт абыйның халыкчанлыгыннан башлыйсым килә. 80 нче еллар тирәседер, Мөхәммәт абый ул вакыттагы Татарстан дәүләт телекомпаниясендә интервью бирә. Диктор ханым: «Мөхәммәт Сөнгатович, нишләп авылда яшьләр калмый икән?» – дип сорый. Бөдрә, матур җавап көткәндер инде. Мөхәммәт абый – Мөхәммәт абый булмас иде, шалт итеп, турысын әйтмәсә. Болай диде: «Тезгә кадәр резин итек кимичә фермага барып булмый, ял итәргә яшьләргә клуб юк, балалар бакчасы юк, медицина хезмәте юк, ул яшьләр нишләсен?