Төмәндә «Себер энҗеләре» циклы кысаларында рәссам Светлана Хәйрулина белән очрашу узды
Рәссам Светлана Хәйрулина белән «Себер энҗеләре» циклы кысаларында чираттагы иҗади очрашу булды. Бу юлы ул гадәти булмаган форматта узды, дип яза Төмәндә чыгучы «Яңарыш» газетасы.
Беренчедән, кунаклар татар өстәле артында хуш-исле чәй эчеп каршы алдылар. Татар йортында башкача була алмый. Икенчедән, кунаклар белән танышу һәм рәссамга кунаклардан сораулар бирү мөмкин иде. Өченчедән, һәр кунак Светлана эшләренең берсен алып, прозада, поэзиядә һәм музыкада үз тәэсирләрен уртаклаша ала иде.