Муса Бигиевның 150 еллыгына багышлап Казанда экскурсия үткәрелде
Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиалы булган Габдулла Тукай музее Ачык университет белән берлектә «Муса Бигиевның Казандагы эзләреннән» дип аталган сәяхәт уздырды. Әлеге сәяхәт дин галиме Муса Бигиевның тууына 150 ел тулуга багышланды. Сәяхәттә катнашучылар галимнең Казан белән бәйле кайбер әһәмиятле урыннарында тукталып, ХХ гасыр башындагы татар дини-интеллектуаль тормышы белән таныштылар.
«Безнең Каюм Насыйри, Хуҗа Бәдигый һәм башка татар зыялы шәхесләре турында экскурсияләребез бар.