«Бердәмлек» «Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә ханым турында: Мәдәни мирасны саклый
Самараның «Бердәмлек» газетасында Рәшит Гыйззәтуллинның «Хореограф мәдәни мирасны саклау миссиясен үти» дигән язмасы чыкты. Анда «Ялкынлы яшьлек» балетмейстеры Гөлназирә Огурцова белән әңгәмә урын алган. Аның ансамбльдә эшли башлавына 25 ел булган.
«Самараның «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият ансамбле концертларына йөрүчеләр артистлар башкарган искиткеч биюләргә сокланмыйча калмыйлардыр. Ә бит бию – ул тирән мәгънәгә ия, хис-тойгыларга, иҗади идеяләргә бай булган композиция. Һәм аның авторы бар.