Артем Кәримов бабасы Фатих Кәрим һәйкәле янында: Ул җырын ахырына кадәр җырлый алмады
9 гыйнвар — күренекле татар шагыйре, патриот, фронтовик Фатих Кәримнең туган көне.
Узган елның 8 маенда, Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашуында Фатих Кәримгә һәйкәл ачылган иде. Быел шагыйрьне искә алу, аңа чәчәкләр кую шушы һәйкәл янында узды.
Бу очрашуда Татарстанның халык шагыйре, РФ Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, гаиләсе белән шагыйрьнең оныгы Артем Кәримов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Дәминова...